Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Нафкат Нигматуллин - Син миңа кирәк әле (Р. Хакимов. М. Кабиров) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Без сезгә кирәк әле

(Р. Хакимов көе, М. Кәбиров шигыре)

Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар,
Йөрәкләрдә - якты моңнар бар.
Бер-беребезне яктылыкка күмеп,
Бергә үтәр моңлы юллар бар.



Күземә кара әле,
Күземә кара әле.
Сиңа булган сөю уты
һаман да яна әле.

Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле.
Миндә һаман син яраткан
Шул моңлы йөрәк әле.



Таулар-ташлар ярып узган чакта
Гомер дигән авыр юллардан,
Минем белән булсаң - югалмассың.
Синең белән булсам - югалмам.



Бер-беребезгә без кирәкбез әле,
Бергә яшик әле шуңа без.
Бергә булсак кына сынауларның
Ниндиен дә җиңеп чыгарбыз.



Күземә кара әле,
Күземә кара әле.
Сиңа булган сөю уты
һаман да яна әле.

Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле.
Миндә һаман син яраткан
Шул моңлы йөрәк әле.

Сайт текстов - http://www.maratkabirov.com/poetry/bez_sezge_kirek_ele.html

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-