Pesni.guru - сайт для Гуру
Ябынгансың сары шәлең,
Моңсу узды мәллә җәең?
Боеккансың, саргайгансың
Синең дә бит авыр хәлең.
Кушымта:
Сары каен, каенкаем
Бармы әллә кайгыкаең?
Бергә-бергә эзлик әле
Хәсрәтләрдән чыгу жаен.
Кушымта:
Син озаттың ямьле җәйне,
Мин югалттым сөйгәнемне.
Синең тагын җәең килер
Тик сөйгәнем кайтмас минем.
Кушымта:
Бигрәк матур ак күлмәгең
Бөркән кабат яшел шәлең
Күтәрелсен күңелләрең,
Җиңеләйсен моңсу хәлең.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1