1. Көннәр, айлар, еллар үткән саен
Сине ныграк уйлыйм, әнием.
Гомер буе мәрхәмәтле булып,
Яшәүләрең кыенмы, диюең…
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
2. Син бит миңа якты аяз көннәр,
Ямьле язлар бүләк итүчем.
Ямьле җәйне, ап-ак карлы кышны
Бар дөньямны гүзәл итүчем.
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
3. Күңелеңне күтәрәсем килеп,
Эзлим сиңа матур сүзләрне.
Бәхет, шатлык, сөенеч теләп,
Каршылыйк без килгән көзләрне.
Куш
Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.
Другие названия этого текста
- Лилиана Ирназарова - Эниемэ (0)
- Эниемэ - ... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1