Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лейсан Гимаева- - Мелдерэмэ ерэк. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Мөлдерәмә, мөлдерәмә тулып ташкан хисләр,
Кочагыңда эри икән, белмим, хәзер кемнәр.
Актарыла ташкын булып җанда хатирәләр,
Зинһар өчен, үтенәм, тотма мине, җибәр.

Җаным, тәнем тели һаман бары сине генә,
Сиңа кирәк түгел сөю яши йөрәгемдә.
Мин яраткан йөрәк тибә синең күкрәгеңдә.

Күзем йомсам, күз алдында бары синең күзләр,
Назларыңа сусаган җан, белмим, күпме түзәр?
Төшләремдә эзәрлекли иреннәрең тәме,
Ничек белим синең уйны, синең күңелдәгене?

Җаным, тәнем тели һаман бары сине генә,
Сиңа кирәк түгел сөю яши йөрәгемдә.
Мин яраткан йөрәк тибә синең күкрәгеңдә.

Төннәреңдә төшләреңдә саташтырыр идем,
Сөюемнең буранында адаштырыр идем.
Мин ялгызым дөрләп янам сөю учагында,
Кем бәхетле икән бүген синең кочагыңда?

Җаным, тәнем тели һаман бары сине генә,
Сиңа кирәк түгел сөю яши йөрәгемдә.
Мин яраткан йөрәк тибә синең күкрәгеңдә.

Другие названия этого текста
  • Лэйсэн Гимаева - Молдерэмэ тулы хислэр (0)
  • Лейсан Гимаева- - Мелдерэмэ ерэк. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-