Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лейсан Гимаева - Бер суз житэ | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Бер сүз җитә
Кеше җанын яраларга.
Бер сүз җитә
Шул ярадан араларга.

Бер сүз җитә
Салыр өчен сагышларга.
Бер сүз җитә
Юл бирергә ялгышларга.

Бер сүз җитә
Эретергә туңган җанны.
Бер сүз җитә
Кыздырырга кызмас канны.

Бер сүз кирәк
Өзелмәскә өмет җебем.
Бер сүз көтәм
Әйтер икән аны кемем?

Бер сүз җитә
Кеше җанын яраларга.
Бер сүз җитә
Шул ярадан араларга.

Бер сүз җитә
Салыр өчен сагышларга.
Бер сүз җитә
Юл бирергә ялгышларга.

Бер сүз кирәк
Өзелмәскә өмет җебем.
Бер сүз көтәм
Әйтер икән аны кемем?

Другие названия этого текста
  • Ләйсән Гыймаева - Бер сүз (0)
  • Лейсан Гимаева - Бер суз житэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-