Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Казан егетлэре - Эткэем | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Күңелем күгендә балкыйдыр бүген дә,
Балкыйдыр бүген дә бер исем.
Тормышка юл биргән, җаныма нур өргән
Иң якын, газиз лә бер кешем.
Кушымта:
Әткәем, әткәем, күңлемдә, җанымда
Мәңге син яшь булып калырсың.
Әткәем, кадерлем, күзләрең нурында
Яшермә йөрәгең сагышын.

Син минем әткәем, син минем терәгем,
Кояшым син тормыш юлымда.
Сөюем, хөрмәтем, йөрәгем рәхмәте
Чагылсын сиңа бу җырымда.
Кушымта:
Әткәем, әткәем, күңелемдә, җанымда
Мәңге син яшь булып калырсың.
Әткәем, кадерлем, күзләрең нурында
Яшермә йөрәгең сагышын.

Күп еллар үтсә дә, узса да гомерләр,
Сүрелсә дә нурлы йөзләрең,
Сөюнең олысын, мәхәббәт җылысын
Гел синнән, синнән мин эзләрмен.

Кушымта:
Әткәем, әткәем, күңелемдә, җанымда
Мәңге син яшь булып калырсың.
Әткәем, кадерлем, күзләрең нурында
Яшермә йөрәгең сагышын.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -