Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Казан егетлэре - тал боресе (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Казан егетләре - Тала тала Казан егетләре - Тала тала
    Мясум Файзуллин - Тал бересе (Жомга) - Duration: 4:13. by Kunakclub 4,594 views. 4:13. Казан егетлэре в Доме ...