Pesni.guru - сайт для Гуру
Үзем су алам икән,
Үзем юанам икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм,
Нигә соң янам икән?
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?
Чишмәләр ага икән,
Юлларын таба икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм,
Күзләрем тала икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?
Юлларга чыгам икән,
Уйларга чумам икән.
Карыйм, карый, һич табалмыйм,
Еракта томан икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2