Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ирек Ногманов - Зенгер томаннар артында | Текст песни

Бер кайтасы иде туган якка
Венер Мөхәммәдиев көе Гыйльман Идрисов сүзләре

Менә тагы киттем еракларга,
Туган ягым, синнән аерылып.
Туган ягым, синнән аерылып,
Сөйгәнемне синдә калдырып.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Сагындырыр әле туган ягым,
Күк тирәкле елга буйлары.
Ямьле язда йөрәк җилкендереп,
Шаулап үткән сабантуйларын.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Бер кайтасы иде балачакка,
Ялан аяк йөргән чагыма.
Бер кайтасы иде яшьлегемә,
Тәүге мәхәббәтем янына.

Зәңгәр томаннар артында
Бик еракларда калсам да,
Мин җырлармын өзлеп — өзлеп
Туган ягым сине сагынып,
Йөрәккәем әрнеп янганда.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4
Видео
    Нет видео
    -