Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильшат Валеев - Тик кил генэ (Риваль Хисматуллин көе Эльвира Сафина сүзләре) | Текст песни

Тик кил генә!

Бар шатлыгым – сине яратуым,
Хыял белән яшим мин хәзер.
Йөрәккәем шашып яратудан
Яннарыңа очарга әзер.

Кушымта:
Сөю уртак, тик юллар аерым,
Уйларымда син, тик син генә.
Сине күреп күңел бер сөенсен,
Сылтау табып кил, тик кил генә.

Бернэрсэне килми үзгәртәсем,
Мин сөюем белән бәхетле.
Син янымда булсаң бәлки әле,
Тәмен белмәс идем бәхетнең.

Күңел “кил” ди, акыл аннан көлә,
Белә бит ул синең килмәсең.
Якты сөю, татлы сөю белән
Гомеремнең үтеп китәсен.

Риваль Хисматуллин көе
Эльвира Сафина суз.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-