Pesni.guru - сайт для Гуру
"Әй, минем Шыгырданым"
1. Сиңа мактау сүзләремне
Җыр юлларына салам
Авылдашлар һәммәгезгә
Ялкынлы кайнар сәлам
КУШЫМТА:
Тырыш уллар үстергәнгә
Таралды шөкер даның
Горурланам синең белән
Әй минем Шыгырданым
2. Шыгырданның гүзәллеген
Туя алмыйм һичтә мактап
Ярым айлы мәчетең тора
Яман эшләрдән саклап
КУШЫМТА:
Зур түгел синең исемең дә
Шуңа Кече Шыгырдан
Яши синдә хезмәт куеп
Бердән булып дус-туган
3. Карлы буе куя таллар
Бизи Шыгырданымны
Сиңа диеп атап яздым
Тыңла шигырьләремне
КУШЫМТА:
Урамыңнан ашыкмыйча
Йөримен вак-вак атлап
Яшисең һаман онытмый
Яшьлек эзләрен саклап
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1