Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильдар Әхмәтов - ЖИТМИ АВЫЛ ИСЕ | Текст песни

Шәһәр белән авыл арасында
Чайкалабыз,авыл малайлары.
Җырлы-моңлы, дәртле куңелләрне
Тоймый бит ул ташлы калалары.

Торган җирем иркен дә соң монда
Ләкин юк шул туган нигез хисе.
Гомер итүләре ансат кебек
Тик күңелгә җитми авыл исе.

Аякларга чеби чыгарырлык
Юк икән бит монда чыклы улән.
Бер йомышсыз:\"хәллэр ничек\"диеп
Хәл белергә керми күрше күләм.

Күңелләргә яшәү дәрте өстәп
Кайтмый монда,сыерчыклар язын.
Онытканда урманнарга кереп,
Тоймый кунел табигатьнең назын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-