Өй артында шомыртым бар,
Яннарында бөрлегән шул,
Яннарында бөрлегән;
Бөрлегәндәй матур булып
Чәчәк ата ил генәм
Өй артында шомыртым бар,
Чәчәкләр — яннарында шул,
Чәчәкләр — яннарында;
Без туганбыз илебезнең
Иң матур таңнарында.
Өй артында шомыртым бар,
Яннарында чияләр шул,
Яннарында чияләр;
Чияләр дә безгә карап:
«Сез бәхетле!» — диялэр.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1