Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильдар Гадельшин - Апаема ак чэчэклэр | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Тугайдагы чәчәкләрнең,
Тик акларын мин сайлыймын.
Чөнки алар күңелемнең,
Чагылышы бит апаем.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Төсләренә сафлык җыйган.
Синең олы йөрәгеңә
Минем дә хисләрем сыйган.

Ак чәчәкнең таҗларын да,
Чык тамчылары уйный.
Яшь чылаткан бит алмаңдан,
Бер үбимен әле апай.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Төсләренә сафлык җыйган.
Синең олы йөрәгеңә
Минем дә хисләрем сыйган.

Ак чәчәкләр бүләк итәм,
Булсын актан язмыш каен.
Гомереңнең һәр мәлен дә,
Бәхетле бул апакаем.

Ак чәчәкләр, ак чәчәкләр,
Төсләренә сафлык җыйган.
Синең олы йөрәгеңә
Минем дә хисләрем сыйган.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-