Ятсам-торсам,керсәм - чыксам,
Уйларымда син генә.
Үзәкләремне өзәсең
Үзең белмисең генә.
Сине уйлап хыялланам
Иртәләрен -кичләрен.
Синең турыда уйласам
Канатлана хисләрем.#u2fe21fec06s#
Синең өчен өзгәләнгәң
Бу дөньяда мин генә.
Бәхет кошым , яратканым
Дөньяларда син генә.
Хыялдагы оҗмах кошым
Яныма килсәң икән.
Әгәр инде үзем барсам
Кабул итәрсең микән?!#u2fe21fec06s#
Ләззәт табам хыялымнан
Мин сине үбәм , кочам.
Шундый халәттә хис итәм
Гүя галәмга очам
Сине уйлап хыялланам
Иртәләрен - кичләрен.
Синең турыда уйласам
Канатлана хисләрем.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1