Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Әнкәй | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әнкәй

Әнкәемнең җылы сүзләреннән,
Моңсу дөньям балкый ямьлерәк.
Әнкәй мичтән алган җылы икмәк
Алма, хөрмәләрдән тәмлерәк.

Кушымта

Әнкәемнең җылы сүзләреннән.
Сагыш, борчуларым тарала,
Әй, Ходаем, газиз әнкәемне
Бәлә-казалардан арала.

Әнкәй, бәгърем, сүнмәс җырым бит син,
Иң кадерле яшәү җырым бит син.
Тормыш юлларымда бул янәшә
Кайгы күрмә, әнкәй, мең яшә.

Кушымта

Әнкәйләрнең изге күңеленнән
Җирдә илһам алып яшибез.
Сезнең алда мәңге бурычлы без,
Гомер бүләк иткән кешебез.

Кушымта


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -