Pesni.guru - сайт для Гуру
Ах,бу көзге кичнең зәңгәрлеге!
Урамнарга сихри моң тулган.
"Айлы кичтә балкып килер идем"
Диярсең дә, инде мин булмам.
Шаулы язда нинди могҗиза бу-
Таулар итәгендә ак томан.
"Томаннардан эзләп табар идем"
Диярсең дә, инде мин булмам.
Ялгызлыктан өшегән чагың булыр,
Ялварырсың,дустым, "мин туңам!"
"Йөрәк җылың белән җылыт мине!"
Диярсең дә сыкрап-мин булмам.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1