Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зульфия Шакирова - Сабырлык" Флария Терегулова сузлэре, Азат Имаев кое. | Текст песни

Ходай тәгаләдән сорыйм,Иң авыр чакларымда.Бирче, Раббым, сабырлык, дим,Балалар хакларына.

Бисмилләсез юлга чыкмыйм,Күңелдә гел изгелек.Дөньялар тату торсын, дип,Барчабыз теләк телик.

Догалар көйләп атлыймын,Тормыш сукмакларыннан.И, Ходаем, үзең саклаДинсез шайтаннарыңнан.

Раббым, мине гафу ит, дим,Ялгышкан чакларымда,Бирче, Ходай, сабырлык, дип,Балалар хакларына.

Тынгы табармын күңлемә,Мәрхәмәтлек эшләсәм.Эреләнмим, гафу үтенәм,Бер ялгышлык эшләсәм.

Раббым, мине гафу ит, дим,Ялгышкан чакларымда,Бирче, Ходай, сабырлык, дип,Балалар хакларына.Сөюем хакларына.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-