Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ЗоЛэйЛэ - Син | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кайнар алтын комда басып торам.
Зәңгәр диңгез нидер пышылдый.
Комга язган синең исемеңне
Ак дулкыннар әкрен генә ялый.
Ефәк сыман ефак назлы җилләр
Толымымны сүтеп китәләр.
Шук дулкыннар йөгерешеп килеп
Кояш нурын бүләк итәләр.

Син, син, син...
Тик синең белән генә
Бу җәннәт эчендә
Минем каласым килә.

Диңгез дәшеп мине еракларга
Аягыма килеп сарыла,
Диңгез арты алсу офыкларга
Алып барам, ди, сөйгән ярыма.

Син, син, син...
Тик синең белән генә
Бу җәннәт эчендә
Минем каласым килә.

Кайнар алтын комда басып торам.
Зәңгәр диңгез нидер пышылдый.
Комга язган синең исемеңне
Ак дулкыннар әкрен генә ялый.
Син янымда. Кайнар сулышың...
Ул мине исертә. Исертә, тилертә.
Йөрәкләр кушылып тилерә.

Син, син, син...
Тик синең белән генә
Бу җәннәт эчендә
Минем каласым килә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
    Нет видео
    -