Pesni.guru - сайт для Гуру
1.Сокланмыйча мөмкин түгел
Мондый матур парларга.
Үзләренә кирәк кадәр
Бәхет телик аларга.
Кушымта(2 тапкыр):
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек булсын
Алдагы гомерегез.
2. Хатын-кыз юл бирә белсен
Баш була белсен ир-ат
Бер-береңне кадерләсәң
Сөюгә җитә чират.
Кушымта(2 тапкыр):
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек булсын
Алдагы гомерегез.
3. Өметләрегез һәрвакыт
Аклана алсын иде
Бүгенге мәхәббәтегез
Гел балкып янсын иде.
Кушымта(2тапкыр):
Яшәгән саен татлырак
Булсын һәрбер көнегез
Ширбәт ае кебек булсын
Алдагы гомерегез.
Другие названия этого текста
- дилэ нигъмэтуллина - туйга телэклэр (0)
- Дилэ Нигъмэтуллина - Туй жыры минус (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1