Тормышның әлегә башы,
Мәхәббәте мәңгелек.
Матур җырлар белән бизик,
Бүләк итик изгелек.
Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.
Яшьлекне бергә каршылап
Бергә озатыр өчен
Ешрак күрешик, дусларым,
Үкенеч калмас өчен.
Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.
Аралар ерак булса да
Сез дусларны сагынам,
Бергә йөргән вакытларны
Уйлап сезгә талпынам.
Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - якын дусларсыз калмыйк минус (2)
- Г.Уразова - Якын дусларсыз калмыйк (0)
- Гузэл Уразова - Якын дусларсыз калмыйк ) (0)
- Гузаль уразова - Якын дусларсыз калмыйк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2