Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Ромашкалар ( извлеченное из видео) | Текст песни

Яңа җыр!!!
Ромашкалар.
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре,
Владимир Фёдоров көе,
Гүзәл Уразова җырлый.

1. Ромашкалар сөю чәчәге ул,
Мәхәббәтне сүзсез аңлата,
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр... бәлки ярата?

кушымта:
Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.

2. Ромашкалар минем чәчәгем ул,
Бүләк итте аны сөйгәнем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.
кушымта.

3. Ромашкалар урман чәчәге ул,
Якты бизәкләре болынның...
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның.
кушымта.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-