Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - "Кума мине"(минус) | Текст песни

"Кума мине"

О. Усманов муз,
А. Попова сүз.

1. Үткәннәрнең моңсу җыры
Кайтаваздай йөзгәли.
Йөрәктәге тирән яра
Бик тиз генә төзәлми.

Кушымта:
Борма, борма, кире борма
Сөю хисләремне.
Кума, кума, мине кума,
Япма йөрәгемне.

2. Яраланган йөрәгеңне
Мең йозакка япкансың.
Мәхәббәтем ачырмы икән
Күңелеңнең капкасын?

Кушымта.

3. Бәгеркәем, мин түзәрмен,
Сине әзер көтәргә.
Өйрән хәзер ышанырга
Син яңадан сөюгә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-