1.Күзләремне күзләреңнән
Ала алмыйм нигәдер.
Юкка түгел,бөтен сере
Яратканга күрәдер.
Кушымта:
Күзләр генә,күзләр генә
Ярата да ярата...
Башка берни кирәк түгел
Мәхәббәткә карата...
2.Күзкәйләрең ай-һай матур,
Елмаюың сөйкемле.
Гомер буе карасам да,
Бердә туймам шикелле.
Кушымта:
3.Күзләреңнән күзләремне
Ахрысы ала алмам.
Гомерем буе эзләсәм дә,
Мондый күзләр табалмам.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2