Хыялларны әгәр акламасак,
Көчле булу кирәк югалмаска.
Түземлекләрне сынап күңел әрни,
Авырлыктан чыгар юлын эзли.
Юанычка булмаса да бер ни,
Киләчәккә йөрәк өмет өзми.
Яхшыны яманнан аермыйча,
Борчымыйк йөрәкне юк-бардан да.
Түземлекләрне сынап күңел әрни,
Авырлыктан чыгар юлын эзли.
Юанычка булмаса да бер ни,
Киләчәккә йөрәк өмет өзми.
Ышанычың кинәт югалса да,
Сабырлыгың(ны) җуйма беркайчан да.
Түземлекләрне сынап күңел әрни,
Авырлыктан чыгар юлын эзли.
Юанычка булмаса да бер ни,
Киләчәккә йөрәк өмет өзми.
Хыялларны әгәр акламасак,
Көчле булу кирәк югалмаска.
Түземлекләрне сынап күңел әрни,
Авырлыктан чыгар юлын эзли.
Юанычка булмаса да бер ни,
Киләчәккә йөрәк өмет өзми.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2