Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - "Балан жыя энкэй" - - слова Нурлана Ганиева, музыка Радифа Зарипова | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Балан җыя әнкәй җырлый җырлый
Чәчкәйләрен җилләр тарата
Әллә инде әнкәй бу мизгелне
Барысыннанда ныграк ярата

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны

Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел
Ялгышларын җыя өзелеп
Һәр тәлгәшне өзгән саен аңын,
Йөрәккәе куя өзелеп

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны

Учларымда күпме әче балан
Язмышларын кебек әчелә
Шул баланнан белән бер сөйләшсәм
Күңелләрем никтер очыла

Балан җыя әнкәй җырлый җырлый
Бите буйлап ага күз яше
Юк әнием бу күз яше түгел
Әче татлы балан тәлгәше

Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны
Балдай татлыларны язар идем
Алмас идем әрнү ялгышны


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-