Тормыш яме, яшәү тәме
Балаларда икән бит.
Бәхет-шатлыгыбыз булып,
Балам, тизрәк үсеп җит.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Куаныч һәм шатлыгыбыз
Барыбыз өчен дә син.
Үзең шаян, үзең үткер,
Зирәк булып үсәсең.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Балдан татлы балам диеп
Әби-бабай куана.
Менә шулай кадерле ул
Баладан туган бала.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп
Яныңда гына йөрсен.
Сау-сәламәт булып үс син,
Ходаем гомер бирсен.
Җан җылыңны тоеп яшим,
Сизәм йөрәк тибешең.
Сөю-сәгадәт бакчасыннан
Ходай биргән җимешем.
Другие названия этого текста
- Гузель Уразова - бал жимеше (1)
- Гузель Уразова - Балам... Бал жимешем (0)
- Гузэл Уразова_ - Бал жимешем (0)
- Гузель Уразова - Бал жимешем (DJ A-Lee Mush Up remix) (0)
- Неизвестен - Бал жимешем (0)
- Гузель Уразова - Бал жимеш (минус) (0)
- Гузель Уразова, Ильдар Хакимов и их дочка Эллари - Бал жимешем (0)
- Гузель Уразова, Ильдар Хакимов и их дочка Эллари - Бал жимешем(на татарском) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2