Pesni.guru - сайт для Гуру
КУЛЛАР КУЛДА
О. Усманов көе
Ю. Минемухаметов сүз.
Чиксез җиһан киңлегендә
Якты йолдыз син ул, дидең.
Меңнәр арасыннан, иркәм,
Сине сайлап, сине сөйдем.
Кушымта:
Куллар – кулда, күзләр – күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И, Ходаем, теләгем бер –
Парлы гомер бир син безгә.
Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм.
Нинди бәхет – Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән.
Кушымта.
Күз тимәсен, сүз кермәсен
Арабызга гомер буе.
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1