Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдулла Тукай - Син булмасаң! | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, —
Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, -
Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, —
Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып,
Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем, -
Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, —
Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт Мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, -
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, —
Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Туфан Миннуллин (www.gabdullatukay.ru) Туфан Миннуллин (www.gabdullatukay.ru)
    Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Муса ... Ай булмаса, йолдыз бар / Без луны — звезда нам светит - Duration ...