ТОРМЫШЫМНЫҢ ЯМЕ
Кояш нуры булып,
Чишмәдәй ургылып,
Күңелемә минем
Килдең сөю алып.
Кушымта:
Айдай якты йөзең,
Балдай татлы сүзең.
Эри бәгырькәем,
Бер елмайсаң үзең.
Бердән-берем дисәң,
Иң бәхетле сизәм.
Тормышымның яме
Синдә генә икән.
Кушымта:
Күземә кара әле,
Әлдә син бар эле.
Синең белән миңа
Шул тикле күңелле.
Булгач күңелдә яз,
Бәхет күгем аяз.
Сөю бәйрәм итә,
Йөрәк тулы гел наз.
Кушымта:
Синең белән генә
Гөрләшеп гомергә
Яшәрбез эле без,
Иркәм, бергә-бергә.
http://vkontakte.ru/club3524919
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Тормышымның яме (remix) (1)
- Гүзәл Уразова - Тормышымның яме (remix) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1