Pesni.guru - сайт для Гуру
Гашыйк булдым ахры дуслар
Берни күрми күзләрем .
Мин бит аны күпме еллар
Гомрем буе эзләдем.
Дусларыма серем чишсәм
Сагышым таралмасмы ?
Дус дигәнем җиргә сипсә
Хисләрем каралмасмы ?
үзләремә сөеп карап
Гашыйк итте үземне.
Сөям диеп әйтим микән
Әллә бераз түзимме ?
Дусларыма серем чишсәм
Сагышым таралмасмы ?
Дус дигәнем җиргә сипсә
Хисләрем каралмасмы ?
Гашыйк булдым ахры дуслар
Өнем , төшем буталды .
Күңелемә бутау керде
Йөрәгемне ут алды .
Дусларыма серем чишсәм
Сагышым таралмасмы ?
Дус дигәнем җиргә сипсә
Хисләрем каралмасмы ?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1