Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Василя Фаттахова - Алданма | Текст песни

Елларыңа ускән чәчәк идем
Йорәгеңә алып салмадың.
Кулларымны алып назладың да,
Юлларыңа салып таптадың.

Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!

Күңелемнән мәңге җуелмастыр
Яшьлек хатасының ал табы,
Сөю ләззәт иде, хәзер-газап
Ләззәтеңдә булган газабың.

Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!

Өлешемә төшкән көмешем кем?
Табалмадым аны, соңладым.
Ник сон матур булып тудым җиргә,
Ник бәхетле булып тумадым?

Бәхетсез калма, кыз бала!
Сөям, диеп дәшәр күпләр.
Яратам, дип алданма, алданма!
Алданма, кыз бала, алданма!

Другие названия этого текста
  • Василя Фаттахова - Алданма (1)
  • Вәсилә Фәттәхова - Алданма (1)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-