Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Бөдрә таллар - Р.Яхин көе; М.Ногман сүзләре | Текст песни

Рөстәм Яхин көе
Мостафа Ногман сүзләре

Бөдрә таллар таң җиленнән
Тирбәлә талгын гына;
Бер сандугач өзелеп-өзелеп
Моңнарын агылдыра.

Ул гүзәл кош безгә ниләр
Әйтергә тели икән?
Әллә монда килгәннәрнең
Хисләрен сөйли микән?

Бөдрә таллар, зифа таллар,
Ефәктән киенгәннәр.
Ләкин, кайгы баскан кебек,
Инешкә иелгәннәр.

Иелмәгез, һәр таң килеп,
Сандугач сезгә кунсын!
Мәңге-мәңге мәхәббәтнең
Серләрен сөйләп торсын!


Другие названия этого текста
  • Гульназ Султанова - Бөдрә таллар (0)
  • Бөдрә таллар - Р.Яхин көе; М.Ногман сүзләре (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-