Баш бирмәдең кушканнарга,
Баш иден куштаннарга.
Түзәрбез дидең, түзмәдең,
Суз калды дошманнарга.
КУШЫМТА:
Мин бит сиңа пар идем,
Гомерлеккә кал дидем,
Кадерләремне белмәдең,
Сөяп туймас яр идем.
Ике битен алланды,
Әйтер сузең калганмы.
Саубуллашу сагышымнан
Яна жырым яралды.
КУШЫМТА:
Мин бит сиңа пар идем,
Гомерлеккә кал дидем.
Кадерләремне белмәдең,
Сөяп туймас яр идем.
Сина яр бутән әле,
Мин бәхет көтәм әле.
Гомерләрең мине сагынып
Саргаеп утәр әле.
КУШЫМТА:
Мин бит сиңа пар идем,
Гомерлеккә кал дидем.
Кадерләремне белмәдең,
Сөяп туймас яр идем.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1