Pesni.guru - сайт для Гуру
Өй каршындагы миләшләр
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне..
Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..
Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр,
Әйтегезче, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр..
Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..
Миләшләрем тибрәләләр
Әкрен искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр әле
Кайтсам туган җирләргә.
Миләшләрем, миләшләрем -
Сез минем сердәшләрем..
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем..(2 мәртәбә)
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләре..
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1