Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алмаз и Айдар Юнусовы - Игелекле бала бул | Текст песни

Игелекле бала бул. (А. Юнусов көе hәм сүз.)

1. Бу фани дөньяга бер генә килгәнбез,
Китәсе hәркемгә билгеле.
Шуңа үз гомереңне багышла сөюгә,
Хак түгел йөрергә тилмереп.

Кушымта: Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.

2. Үсеп буйга җиткәч, туган йортны ташлап,
Насыйп була читкә китәргә.
Туган ягыбызга, әткәй-әнкәйләргә
Кайтыйк без хәлләрен белергә.

3. Һәр эшеңне башла изге ният белән,
Үз язмышың синең кулыңда.
Гореф-гадәтләрне, телебезне, динне
Саклап кал киләчәк буынга.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
    Нет видео
    -