Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алабуга егетлэре - Яна ел | Текст песни

Яңа елны без көтәбез
Җем-җем утлары яна
Энҗе карлар әйләнәләр
Төшәләр безнең кулга
Карлы сукмаклар буенча
Яңа ел безгә килә
Түземсезләнеп көтәбез
Ул безгә өмет бирә

Хуш киләсең Яңа ел
Яндырып утларыңны
Түземсезләнеп көтәбез
Шатлыклы минутларны

Хуш киләсең Яңа ел
Туздырып бураннарны
Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны

Яңа елда һәр кешенең
Хыялы чынга аша
Туганнар дуслар янында
Яңа ел котлы була
Кар кызы да Кыш бабай да
Күңелләрне күтәрә
Ничә яшьтә мин булсам да
Хис итәм әкияттәй

Хуш киләсең Яңа ел
Яндырып утларыңны
Түземсезләнеп көтәбез
Шатлыклы минутларны

Хуш киләсең Яңа ел
Туздырып бураннарны
Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны

Хуш киләсең Яңа ел
Яндырып утларыңны
Түземсезләнеп көтәбез
Шатлыклы минутларны

Хуш киләсең Яңа ел
Туздырып бураннарны
Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны

Сукмаклардан буран оча
Юлларны карга күмеп
Чыршы ак бәскә күмелә
Көмеш ак ефәк сибеп
Яңа елны барча халык
Көтә табын каршында
Ялгыз йөрәкләргә язсын
Парлашу Яңа елда

Хуш киләсең Яңа ел
Яндырып утларыңны
Түземсезләнеп көтәбез
Шатлыклы минутларны

Хуш киләсең Яңа ел
Туздырып бураннарны
Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны

Хуш киләсең Яңа ел
Яндырып утларыңны
Түземсезләнеп көтәбез
Шатлыклы минутларны

Хуш киләсең Яңа ел
Туздырып бураннарны
Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны

Һәр минутын без саныйбыз
Котлыйбыз туганнарны


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Алабуга егетлэре Яна ел Алабуга егетлэре Яна ел
    Алабуга егетлэре Яна ел ... Яна ел каршы алу - апалары килеп кэрэ. ... Видеоклип Ильнура Гумерова - "Яна ел белэн" ("С Новым годом&qu...
  • Яна ел каникуллары Яна ел каникуллары
    Яна ел каникуллары .... Яна ел каршы алу - апалары килеп кэрэ. ... Видеоклип Ильнура Гумерова - "Яна ел белэн" ("С Новым годом")...
  • Алмаз Айдар Юнысовлар - Яна ел Алмаз Айдар Юнысовлар - Яна ел
    Алмаз Айдар Юнысовлар - Яна ел ... Динар Шаймарданов Яна ел Творческая мастерская PIXEL 8929 722 00 33 - Duration: 4:11. by ...