Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айфара - Сау бул, жэй! | Текст песни

Эй, күңелле җәйге кичләр,
Серле итеп учак яна.
Кавышалар яшь йөрәкләр –
Тагын бер җәй артта кала.

Синдә кала күпме дуслар,
Күпме сөю синдә кала.
Тын учаклар, күз яшьләре –
Искә төшкәч, йөрәк яна.

Кояшлы җәй, ягымлы җәй,
Салкын көзгә калдырып китмә.
Нигә бик азга киләсең –
Сине сагынып гомер үтә.

Кояшлы җәй, ягымлы җәй,
Дуслар җыелышкан, учаклар.
Ләкин күпме сагынсык та,
Кире кайтмас инде ул чаклар.

Әй, кадерле, ягымлы җәй,
Сөюемне синдә таптым.
Җил-бураннар җиңалмады –
Менә кабат сиңа кайттым.

Кояшлы җәй, ягымлы җәй,
Салкын көзгә калдырып китмә.
Нигә бик азга киләсең –
Сине сагынып гомер үтә.

Кояшлы җәй, ягымлы җәй,
Дуслар җыелышкан, учаклар.
Ләкин күпме сагынсык та,
Кире кайтмас инде ул чаклар.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-