Pesni.guru - сайт для Гуру
Эх, алмасы
Алма бирсәң - бир пар алма,
Парлап гомер кичәрбез,
Утларын бергә йотарбыз,
Суын бергә эчәрбез.
Кушымта:
Эх, алмасы, алмасы ла,
Балдан татлы, ширбәтле,
Янып-сөеп бергә яшәү
Бал-ширбәттән кыйммәтле.
Иреннәрең – пешкән җиләк,
Бит – очларың ал алма.
Яннарымнан китмә ерак,
Юлларымнан югалма.
Алма булгач, алма булсын,
Агачында өлгерсен.
Җиткән бәхет алмалары
Безнең өчен өзелсен.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1