Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Оянкелляр тупыллар (слова Роберта Миннуллина, музыка Василя Галимова) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Өянкеләр, тупыллар
Вәсил Галимов көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә
Җилләр дә исә әле.

Беләм, гомер буйларына
Миңа дога укырлар.
Әнкәй кебек өянкеләр
Әткәй кебек тупыллар.

Өянкеләр өйрәттеләр
Яшь аралаш көләргә.
Туган җирдән китүемне
Яшем белән түләргә.

Беләм, гомер буйларына
Миңа дога укырлар.
Әнкәй кебек өянкеләр
Әткәй кебек тупыллар.

Алар мине сагынадыр,
Миңа сәлам юллыйдыр.
Тупыллар сиздермәсә дә
Өянкеләр елыйдыр.

Беләм, гомер буйларына
Миңа дога укырлар.
Әнкәй кебек өянкеләр
Әткәй кебек тупыллар.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-