Pesni.guru - сайт для Гуру
Кил дә җит син, сагынгач!
Лилия Вахитова көе,
Халисә Мөхәммәдиева сүзләре
Куеннарга кереп бара,
Уйнаклап кышкы җилләр.
Акрын гына пышылдыйлар,
Ярата сине, диләр.
Кәләш-кыздай ак каеннар,
Ак шәлләрен ябынгач.
Бураннардан куркып торма
Кил дә җит син, сагынгач!
Кышлар салкын, кышлар кырыс,
Ничек түзәргә кирәк.
Карлар каплый йөзләреңне-
Әл дә чыдамлы йөрәк.
Кышкы урманнарга чыктым,
Күңелем – ап-ак буран.
Ярсый да ул, шатлана да,
Барсын яхшыга юрап.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1