Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Ашкыну | Текст песни

Ашкыну

Урал Рәшитов көе,
Ләйсән Кәшфи сүзләре

Күкрәгемнән чыга йөрәккәем.
Кая талпынам соң, ашкынып?
Иярләрлек түгел хисләремне,
Тыеп булмый күңел ташкынын.
Ах, тыеп булмый күңел ташкынын.

Гомер уртасында ниләр эзлим,
Беләм, яңа кояш кабынмас.
Җирне-күкне күпме айкасам да
Синең кебекләре табылмас.

Тып-тын гына аккан ,дәрьялардан
Кинәт шарлавыкка ташланам.
Әллә яшьлек белән хушлашамын,
Әллә яшәү яңа башлана.

Шашып яратуга сусаумы бу,
Югалтумы тугры хисләрне?
Язгы аҗаганнар баш очымда,
Акылымны җуйсам, нишләрмен.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-