Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ITTIFAQ - Яшь көч | Текст песни и Перевод на русский

ITTIFAQ — яшь көч. Күтәрә кулын
Питрәч белән Тәтеш. Киләчәк буын
Аякка басыр өчен, көчен тупласын.
ITTIFAQ күтәрә татар баласын.
ITTIFAQ – яшь көч. Сүзебез - таш,
Коралыбыз - чүкеч, суыбыз ак баш.
Телебез тирәсендә корычтай каты теш.
Синең алдында кайнар музыкаль бәлеш!

Хәзер төп тезисларымны санап китәм:
Хәрчак — басым беренче ишектә
Хәркем — катырак куйсаң, ишетә.
Хәттә кереп китә хәр тишеккә.
Бездән качып булмас,
Кесә тулы бакс сине коткара алмас,
Тузан күтәреп, сүз белән кое казыйм.
Үрәтмә әле безне яшәргә, абзый!
Каз башың белән сандугачны хурлыйсың,
Үзең чебешләреңнен бырларын урлыйсың
Чүртыма кирәкме син, прадюссер дулбанный,
Көлкегә кала күрмә, бизнесмен абый!
Башыңы бернe бәрәм бә-бәм бәрәм.
Җоның коелып төшсен бә-бәм бәрән!
Буре булып улаган була тагын,
Оныттың мәллә кешедә чүкеч барын!
ITTIFAQ — яшь көч. Күтәрә кулын
Питрәч белән Тәтеч. Киләчәк буын
Аякка басыр өчен, көчен тупласын.
ITTIFAQ күтәрә татар баласын.
ITTIFAQ – яшь көч. Сүзебез - таш,
Коралыбыз - чүкеч, суыбыз ак баш.
Телебез тирәсендә корычтай каты теш.
Синең алдында кайнар музыкаль бәлеш!

Әй малайлар, кызлар, сөйлим юк әкиәт түгел,
Безнең арада гына иптәш: чынбарлыкны бел.
Яши ала бел, көчне үстер, әй енекәш - сеңел,
Бәтен нәрсә сатыла – шуны аңла һәм бел.
Өзеп чыгармыйм тел, сатлыкҗыннар бөтен җрдә:
Акча бирсәң – алар киләләр, ялгышсаң – алар китә.
Ялгый, йөзгә пычрак ата, сорамыйча сине сата,
Синең Nike дигән кроссовкаңа алыштыра чабата.
Алар һаман артта. Чү! Карап тор, малай,
Башта булды синең алтын, хәзер күтең калай.
Лзкин шаярма алай, үз бәяәңне бел, шулай,
Бөтен эш көрәшүдә, аларны чыгып атарга шулай.
Тәнеңә сөрт ислемай, борыннары кәкрәйсен.
Һәрбер чирбит үз урыннын белсен,
Белсен кеше, карап торсын кеше, сабак алсын:
İttifaq күтәрә татар баласын!
Күтәрә, үстерә, шаярта, чынбарлыкны,
Күрсәтә, көрәшкә этә, көчсезлек китә,
Башларны эсселәтә, йөрәтә, эшләтә!
ITTIFAQ балагызны акылга утырта!
ITTIFAQ — яшь көч. Күтәрә кулын
Питрәч белән Тәтеч. Киләчәк буын
Аякка басыр өчен, көчен тупласын.
ITTIFAQ күтәрә татар баласын.
ITTIFAQ – яшь көч. Сүзебез - таш,
Коралыбыз - чүкеч, суыбыз ак баш.
Телебез тирәсендә корычтай каты теш.
Синең алдында кайнар музыкаль бәлеш!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-