Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Alqanat - Ялган | Текст песни


Менә кабат ялгыз такси
Улҗтра-кыска дулкында.
Җиденче кат-ә анда син
Серле шәмнәр яктысында.
Салкын җаннар, кайнар тәннәр
Синен дә серләрең бардыр,
Күрсен безне сихри шәмнәр-
Буш җөмләләреңне калдыр...

Зифа тәнең – пешкән җимеш,
Минем шәхси оҗмахым,
Кумеләмен чәчләреңә,
Минем татлы гөнаһым.
Газиз мөселман бабамнарның
Сыкрасада куңеллэре,
Төшкэн чакта күкрәгемә
Күкрәгеңнән көмеш тәре.

Карашыңнан ялган бөркелә,
Айда тулган-ул бездән көлә.
Бу әкият ахырын мине беләм алдан-
Нинди татлы бу гүзәл ялган.

Кавказ тауларының күз яше
Матурлый сине тагын да,
Төнлә күзләрең бигрәк яшел,
Мин янам ләззәт учагында.
Назлы тавышың-оҗмаһ кошы.
Чыңлый минем уйларымда
Җырла,дөньядан онытылып,
Мәңгелек сөю,тугрылык,гөмер хакында.

...син алдандың,син бәхетле,
Елмаясын сулаганда,
Ә мин уйныймын мәхәббәтле-
Чын ярату булмаганга!

(с) Ильназ Гараев

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-