Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Сиңа кадәр | Текст песни

Сызып ташлыйм сиңа кадәр булганнарны,
Хәтеремнән җуям синсез узганнарны,
Мине гафу итегез сез, алданганнар,
\"Яратмады инде\" - диеп зарланганнар, зарланганнар

Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
\"Янам\" - диеп, яналмаганмын да микән? -
\"Яратам\" - дип, яратмаганмын да икән.

Бармакларың, чәчләремнең арасында,
Уткыннарга төшә синең карашың да,
Иреннәр дә синең - чия иреннәрең,
Болай ук мин бер кем өчен өзелмәдем, өзелмәдем

Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
\"Янам\" - диеп, яналмаганмын да микән? -
\"Яратам\" - дип, яратмаганмын да икән.

Яратусыз да бит гомер утә икән,
Утә икән дә, мәгнәсез утә икән,
Ул назларны тоеп яшәү бүтән икән,
\"Башлар китә\" - диләр, башлар китә икән

Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
Йөрәгемнең кайнарлыгын белмәгәнмен,
Бу тормышның матурлыгын курмәгәнмен
Сиңа кадәр, сиңа кадәр, сиңа кадәр
\"Янам\" - диеп, яналмаганмын да микән? -
\"Яратам\" - дип, яратмаганмын да икән.

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Сиңа кадәр^ (2)
  • Ришат Төхвәтуллин - Сиңа Кадәр (Зифа Нагаева сүзләре һәм көе) (0)
  • Ришат Тухватуллин - Сиңа кадәр, йорэгемнен кайнарлыгын белмэгэнмен. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-