Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Агым суы | Текст песни

1. Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама
Аккан суларга кара.

Кушымта:
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

2. Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Кушымта:

3. Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.

Кушымта:
Сабырлыгыңны сындырма
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Агым суы (0)
  • Ришат Тухватуллин - Агым су юлын таба. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-